Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Романтик” палаткалы лагеренда Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Гаилә – ул бәхет” дигән квест-уен уздырдылар. Балалар гаилә төшенчәсе турында сөйләделәр, туганнар атамалары турындагы белемнәре белән уртаклаштылар. Малайлар булачак әтиләр кебек үз көчләрен күрсәттеләр, ә кызлар үзләрен булачак оста-әниләр буларак якладылар. Чара ахырында бәйрәм символларын - ромашкалар ясадылар.