"Факел" яшьләр клубы гаилә көненә багышланган чара оештырды

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Балтач районында үрнәк гаиләләр бик күп. Шулар арасында мөмкинлеге һәм сәламәтлеге чикле кешеләрдәр төзелгән гаиләләр дә шактый. Әлеге күркәм гаиләләрне барлау һәм, гомумән, мөмкинлеге һәм сәламәтлеге чикле кешеләргә бәйрәм ясау максатыннан, 6 июль көнне "Сабантуй" ял паркында "Уйныйбыз да, җырлыйбыз да" дип аталган чара узды. Бу матур чара "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы җитәкчелегендә үтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International