Аның оештыручылары-яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) һәм ДОБРО. РФ платформасы. Премиянең грант фонды 90 млн сум тәшкил итә.
Премиянең бурычлары арасына волонтерлар, коммерциячел булмаган оешмалар, бизнес һәм медиа өлкәләреннән булган социаль үзгәрешләр лидерларын ачыклау, аларны РФнең барлык субъектларында бергә #МЫВМЕСТЕ төбәк клублары командаларына берләштерү, премия лауреатларына ярдәм итү, гражданнарның игътибарын Россия үсешенең милли максатларына җәлеп итү, иң яхшы социаль практикаларны тарату керә.
Анда кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль проектлар авторлары катнаша ала. Алар-14 яшьтән өлкәнрәкләр, оешма һәм учреждениеләр. Шул исәптән: волонтерлар, коммерциячел булмаган оешмалар, хәйрия фондлары, мәгариф, мәдәни-ял учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр, урта һәм эре бизнес, ММЧ, блогерлар һәм башкалар.