Үзәк китапханәсенең уку залында авыл китапханәчеләре катнашында “Организация библиотечного пространства: поиск смысла и формы” дип исемләнгән семинар үтте

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

13 май көнне Үзәк китапханәсенең уку залында авыл китапханәчеләре катнашында “Организация библиотечного пространства: поиск смысла и формы” дип исемләнгән семинар үтте. Очрашу башында Балтач һәм Кукмара районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлегенең өлкән инспекторы Рафил Шәрәфетдинов үз чыгышында янгына каршы  режим кагыйдәләре турында искәртте. Шулай ук Балтач районы полиция җитәкчесе урынбасары Газизулли Фәнис Фәрит улы тероризм һәм экстремизмны кисәтү чаралары турында чыгыш ясады.

Семинарның икенче өлешендә китапханәләребезнең эшчәнлеге яктыртылды, биредә эш барышында туган сораулар күтәрелде һәм практикумнар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International