Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм Балтач районы халкы!
Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котлыйм!
Бу бәйрәм халкыбызның каһарманлыгына, аның какшамас ихтыярына, ныклыгы символына әверелде.
Ветераннар Җиңү өчен зур көч куйдылар, күп сынаулар уздылар: сугыш кырларында, Ленинград блокадасы боҗрасында, тирән тылда Ватан азатлыгы өчен фидакарьләрчә көрәштеләр, һәм бүген, без тыныч тормышыбызга куанабыз!
Еллар үтә, буыннар алмашына, әмма бу көн безнең хәтеребездә мәңге сакланыр һәм истә калыр.
Бүген без һәлак булганнарның якты истәлеге алдында баш иябез һәм хәзерге вакытта исән булган герой-фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле хөрмәтебезне белдерәбез. Без сезнең батырлык, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз һәм сезнең алда баш иябез. Хөрмәтле ветераннар, халкыбыз һәм илебез хакына башкарган батырлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, зирәклегегез һәм туган республикабыз тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, тыныч күк йөзе астында бәхетле, мул тормышта яшәвегезне телим. Якыннарыгызның җылы карашын, ярдәмен һәм ихтирамын тоеп яшәгез. Күкләребез аяз, көннәребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын!
Бәйрәм белән Сезне-Бөек Җиңү көне белән!
Ихтирам белән, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин