Казанда туган (рус булмаган) мәктәпләрдә укучылар өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада узды. Бу масштаблы чара дәүләт телен югары дәрәҗәдә белүләрен күрсәтергә омтылучы иң яхшы укучыларны берләштерде.
Смәил урта мәктәбе укучылары олимпиада призерлары булдылар. Җиңүчеләр арасында 8 класс укучысы Кәримә Ибраһимова, шулай ук унынчы класс укучылары Диана Галимҗанова һәм Чулпан Фәсхетдинова бар иде. Аларның уңышы җентекле әзерлек һәм фәнне тирәнтен белү нәтиҗәсе булды.
Кызларны һәм аларның остазы — рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Мәсхүт кызы Мөхәммәдиеваны әлеге зур казанышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларга киләчәк иҗади уңышлар һәм яңа якты нәтиҗәләр телибез.