30 нчы апрель көнне “Хыял” яшьләр үзәге интеллектуаль-күңел ачу “Шәп Family» уенының финал уенын үткәрде. Уенда барлыгы 7 гаилә катнашты. Финал уены 2 этаптан торды:
1 нче этап-Балтач районының тарихына бәйле Башваткыч уены
2 нче этап- Русча кондәлек кулланыла торган сүзләрне татарчага тәрҗемә итү.
Уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын-Илшат һәм Сиринә Хасбиуллиннар (Шубан авыл җирлеге)
2 урын-Марат һәм Альмира Газизовлар (ЭЭМБ)
3 урын-Эдуард һәм Алсу Лапшиннар (5 нче балалар бакчасы)