«Спортлы Татарстан»

2022 елның 29 апреле, җомга

    Бөтенрәсәй «Язгы игелеклелек атнасы» акциясе кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ведомствоара учетта торучы гаиләләр өчен «Спортлы Татарстан» дигән уен-ярыш уздырдылар. Гаилә әгъзалары җитезлектә, төгәллектә һәм чыдамлыкта көч сынаштылар. Дартс, боулинг буенча ярышлар, шулай ук Балтач ФОРПОСТ җитәкчесе Фердинанд Гыйлемҗанов ярдәмендә лазер коралдан ату буенча ярыш та уздырылды. Чара ахырында җиңүчеләр ачыкланды, аларга грамоталар, дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International