«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина тикшерүе үтү өчен район үзәк хастаханәсенә илтүне дәвам итә.
Биредә өлкән яшьтәге гражданнар график буенча медицина тикшерүе уза. Аларны социаль хезмәткәрләр озата бара. Хастаханәдә өлкәннәрне шәфкать туташлары һәм табиблар каршы ала.
Өлкән яшьтәге гражданнар илкүләм проект чаралары ярдәмендә авыруларны иртә ачыклауга юнәлдерелгән профилактик тикшерүләр, диспансерлаштыру, шулай ук өстәмә тикшеренүләр узалар.
2022 елның 28 апреленә 486 өлкән яшьтәге граждан Балтач район үзәк хастаханәсенә китерелде.