30 апрельдә район территориясендә өмә узачак

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

28 апрель көнне Балтач бистәсендә узачак өмә буенча җыелыш булды. Организацияләргә чистартасы урыннары җиткерелде. Барлык организацияләрне һәм шәхси хуҗалыкларны 30 апрель көнне өмәдә актив катнашырга, үз территорияләрен һәм бүленеп бирелгән участокларны чистартырга чакырып калабыз. Әйләнә-тирә мөхитне чисталыкта тоту безнең бурычыбыз булып тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International