"Карлыгачлар кайтыр чак" мастер-классы

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Олуг шагыйребез Габдулла Тукай табигатьнең гүзәллегенә дан җырлаган. Канатлы дусларыбыз – кошларга багышлап язган шигырьләре дә күп аның.  “Кошларга”,  “Карлыгач”, “Фатыйма һәм Сандугач”, “Кошчык” шигырьләре шундыйлардан.

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 27 апрель көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Салават күпере” клубы әгъзалары  “Карлыгачлар кайтыр чак ” дип аталган мастер-класста катнаштылар.  Балалар тозлы камырдан карлыгачлар әвәләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International