26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның туган көне. Бу уңайдан, "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында "Тукай мәйданы" дип исемләнгән әдәби викторина үтте. Викторинада Борбаш һәм Норма авылларыннан килгән яшүсмерләр катнашты. 6 турдан торган викторинада катнашучылар Г. Тукай турында белгәннәрен искә төшерде, шул ук вакытта, аларга Тукай шәхесен башка яктан ача торган кызыклы биремнәр дә тәкъдим ителде. Яшүсмерләр чарадан канәгать калды.