"Алтын каләм» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

26 нчы апрель көнне татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай туган көне. Шушы уңайдан Субаш мәдәният йортында тантаналы чара узды. Әлеге чарада “Алтын каләм-Золотое перо” республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләп киттеләр. Каләмдәшләрне Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гәйнетдинов Илһам Фидәел улы котлады. Шулай ук яшь каләмдәшләребез башкалабыздан килгән язучыларыбыз белән дә очрашты. «Алтын каләм – Золотое перо» Республика фестиваленең  муниципаль этабы җиңүчеләре Абдуллина Рәисә (Карадуган гимназиясе), Гыйльфанов Вильназ (Нөнәгәр мәктәбе), Хаҗиева Гүзәл (Смәил мәктбе), Сафиуллина Камилә (Янгул мәктәбе), Нигматҗанов Раушан (Смәил мәктәбе), Сәгыйтова Гүзәл (Пыжмара мәктәбе), Әхмәдиева Гөлназ (Түнтәр мәктәбе), Шакирова Эльвина (Норма мәктәбе), Рахматуллина Адина (Чепья мәктәбе), Гәлиәхметова Регина (Карадуган гимназиясе), Гәзизуллин Кәрим (Борбаш мәктәбе), Исхакова Илүзә (Балтач мәктәбе)/

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International