Китап көне

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

    Гаилә һәм балаларга социаль  ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре көндезге төркемдә шөгыльләнүче социаль хезмәт алучыларга Бөтендөнья китап көненә багышланган чара оештырдылар.  Төркемнең һәр катнашучысы үзенең яраткан китаплары, язучылары һәм әдәбият жанрлары турында сөйләде. Очрашуның икенче өлеше Балтач җирлекара үзәк китапханәсендә узды. Китапханә хезмәткәрләре китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт һәм кроссвордны чишү уены  оештырдылар. Очрашу күңелле һәм  файдалы  булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International