Үзәк китапханәдә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Китап бәйрәме үткәрелде

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

22 апрель көнне Балтач Үзәк китапханәсенә  Район социаль ярдәм бүлеге хезмәткәре белән берлектә  бертөркем кунаклар килде. Мөмкинлекләре чикләнгән китап сөюче дусларыбыз Китап бәйрәме кысаларында Балтач Үзәк китапханәсе белән таныштылар. Алар  яңа китаплардан, үзләре яраткан шәхси китаплардан шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, кызыклы башваткыч чиштеләр, якташ шагыйрьләр иҗатына багышланган видеороликлар карадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International