Балтачның «Хыял» яшьләр үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен файдалы очрашу узды

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

     2022 нче елның 20 нче апрелендә «Хыял» яшьләр үзәгендә «үзенчәлекле» балалар һәм аларның әти-әниләре өчен очрашу узды. Балтач районы «Наз» халыкка социаль  хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Роза Галимова  җиде әни өчен шөгыль үткәрде. Шөгыль барышында белгеч аларны бер-берсе белән таныштырып кына калмыйча, эмоциональ киеренкелекләрен төшереп, алга таба үзара аралашу булдыруны да көйли алды. Шулай ук әти-әниләргә «Наз» үзәгенең башка хезмәткәрләреннән дә үзләрен кызыксындырган сорауларга компетентлы җаваплар алу мөмкинлеге булдырылды.

   Шул ук вакытта гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып балалар өчен шөгыль үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International