2022 ел – Татарстан Ресбубликасында Цифрлаштыру елы уңаеннан, 19 апрель көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “О чём рассказывает штрих-код?” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарага килгән кунаклар – Балтач урта мәктәбенең 6 В сыйныфы укучылары штрих-код һәм QR-кодларның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Бүгенге көндә тормыш-көнкүрешебезнең барлык өлкәләренә диярлек үтеп кергән әлеге тамгаларның нәрсә аңлатканлыгы һәм аларның ни өчен кирәк икәнлеге дә укучыларга күрсәтмә әсбаплар ярдәмендә аңлатып бирелде. Балаларга видеоролик аша Балтач Үзәк китапханәсендә Руслан программасы нигезендә китап эшкәртү системасы, шул исәптән, китапларга штирх-кодлар бирелү күрсәтелде. Чараның икенче өлешендә укучылар төрле темага кагылышлы сүзләрдән төзелгән башваткыч та чиштеләр.
