💯Үзеңнең проектыңны гамәлгә ашыру өчен 300 меңгә кадәр грант от!
Яшьләр эшләре министрлыгы физик затлар өчен грант конкурсын башлап җибәрде🔥
✅ Конкурста 14 - 35 яшьлек Татарстанда яшәүче яшьләр катнаша ала.
✅ Барлыгы 14 номинация, алар белән карусельдә танышырга була ⏩
✅ Гаризалар 19 майга кадәр «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасында кабул ителә.
Шулай ук бүген 15:00да ТУРЫ ЭФИРДА тулырак мәгълүмат алу мөмкинлеге дә бар!
Эфир Вконтакте социаль челтәрендә узачак.
«Әлеге грант конкурсы - яшьләр өчен бик кирәкле ярдәм чарасы. Быел да социаль, иҗади һәм профессиональ юнәлештәге яңа инициативалар күп булыр дип ышанам. Грантның кыйммәте - яшьләр үзләре актуаль дип саный торган социаль әһәмиятле бурычларны тормышка ашыру өчен турыдан-туры ярдәм алуда. Министрлык өчен бу әле яңа исемнәр ачу мөмкинлеге дә», - дип билгеләп үтә Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
#бердулкында
#молодежьТатарстана