18 апрель көнне шәхси эшмәкәрләр Радик һәм Асия Закировлар гаиләсе исеменнән ел саен үткәрелә торган «Чын күңелдән» хәйрия акциясе узды. Акция кысаларында районның 155 мөмкинлекләре чикле баласына 93 меңлек азык-төлек җыелмалары әзерләнде.
Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ярдәме белән күчтәнәчләрне балаларга авыл җирлекләре хезмәткәрләре өйгә барып тапшырдылар.
Күчтәнәч алган һәрбер бала хәйриячеләргә, шулай ук әти-әниләренең игелекле эшләрен дәвам итүче балалары Гөлнара һәм Рамил гаиләләренә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Закировлар гаиләсенең әлеге акциясе районда «Язгы игелек атнасы»ның яхшы башлангычы булыр дип ышанабыз.