2022 елның 27 февралендә МБУ " Хыял"яшьләр үзәге Балтач муниципаль районы балыкчылар берлеге белән берлектә ел саен үткәрелә торган "Алтын Балык 2022" дип исемләнгән кышкы балык тоту фестивале үткәрде . Быел фестиваль Карадуган авылы янында Шушма елгасының борынгы өлешендә узды.
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
- иң беренче балыкны тоткан балыкчы: Нәҗметдинова Ләйсән(Балтач)
- иң зур балык тоткан балыкчы: Галимҗанова Музәйнә (Т. Кенә)
- иң күп балык тоткан балыкчы: Мортазин Марсель (Яр Чаллы)
- иң яшь балыкчы: Гобәйдуллина Иделия (Балтач, 5 яшь)
- иң өлкән балыкчы: Зыятдинов Карам (Балтач, 75 яшь)
- Хатынкыз балыкчы (3 кеше) : Сабитова Сания (Т. Кенә), Галимҗанова Музәйнә (Т.Кенә), Нәҗметдинова Ләйсән (Балтач)
- иң тиз боз бораулаучы: Әхмәдиев Илнар (Шубан)
- иң ерак җирдән килгән балыкчы: Мортазин Марсель (Яр Чаллы)
-Кышкы балык тоту буенча Чемпион Мортазин Марсель(Яр Чаллы)
Традиция буенча фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар плов, уха һәм коймак белән сыйландылар.
Чара өчен «Хыял»яшьләр үзәге коллективы җаваплы.