Балтач муниципаль районы башлыгы "Труд" ҖЧҖнең еллык хисап җыелышында һәм Чепья авыл җирлегенең халык җыенында катнашты

2022 елның 4 феврале, җомга

2022 елның 4 нче февралендә Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы "Труд" ҖЧҖ нең еллык хисап җыелышында һәм Чепья авыл җирлегенең халык җыенында катнашты. "Труд" ҖЧҖ рәисе Һадиев Рәшид Хафиз улы, тармак җитәкчеләре, Чепья авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Илнур Наил улы, шулай ук Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин 2021 елгы эш нәтиҗәләре турында чыгыш ясадылар. Җыенда хезмәт алдынгыларын, шул исәптән "Труд" җәмгыятен 25 ел җитәкләгән Һадиев Рәшид Хафиз улы бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International