Балтач муниципаль районы башлыгы "Борнак " ҖЧҖнең еллык хисап җыелышында һәм Борнак авыл җирлегенең халык җыенында катнашты

2022 елның 4 феврале, җомга

2022 елның 3 нче февралендә Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы "Борнак" ҖЧҖ нең еллык хисап җыелышында һәм Борнак авыл җирлегенең халык җыенында катнашты. "Борнак" ҖЧҖ рәисе Нәҗипов Рәфкат Нәкыйп  улы, тармак җитәкчеләре, Борнак авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Шамил Миннеәхмәт улы, шулай ук Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин 2021 елгы эш нәтиҗәләре турында чыгыш ясадылар. Хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International