Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы "Яңа тормыш" АҖнең еллык хисап җыелышында һәм Яңгул авыл җирлегенең халык җыенында катнашты. "Яңа тормыш" АҖ рәисе Сәйфетдинов Мәгъсүмҗан Равил улы, тармак җитәкчеләре, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Габдрахманов Ранил Фәрит улы, шулай ук Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин 2021 елгы эш нәтиҗәләре турында чыгыш ясадылар. Хезмәт алдынгылары бүләкләнде.