29 нчы гыйнвар көнне " Хыял "яшьләр үзәге эшче яшьләр арасында "Кальмарга каршы уен" фильмы мотивлары буенча "Коррупциягә каршы уен" квест-уены үткәрде. Уенда 17 кеше катнашты. Уен 6 этаптан торды. Һәр этапта катнашучы биремне үти алмаса, коррупция турында сораулар бирелде. Катнашучылар барлык этапларны да лаеклы үттеләр.
Уен нәтиҗәләре буенча катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог – оештыручысы - Фәйзрахманова Г.Н. җаваплы.