28 гыйнвар көнне «Факел» хезмәткәрләре "Тайгалак-шугалак" катогында "Снежные баталии" дип исемләнгән чара уздырды. Анда төрле уеннар оештырылды: гаилә эстафетасы, яшүсмерләр өчен ярышлар, брумбол һ.б. Катнашучылар бик канәгать калды һәм алга таба оештыручылардан шундый чараларны үткәрүне сорады.
