Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган чара

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Ленинград блокадасын өзелү  көнен искә ала.

Батырлар аллеясы каршында, Россиянең Хәрби даны көне - Ленинградны совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләре блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан чара оештырылды. Биредә яшь буын - мәктәп укучылары, "Форпост" хәрәкәтендә катнашучылар,яшьләр катнашты.

Ленинградны саклаучылар батырлыгы тирән ихтирамга лаек. Тарихны онытырга хакыбыз юк! Ленинград блокадасы корбаннары истәлегенә Мәңгелек хәтер! Ватан сакчыларына, геройларга мәңгелек дан!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International