27 нче гыйнвар - Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Ленинград блокадасын өзелү көнен искә ала. Ленинград шәһәренең ике ел ярым чолганышта яшәве - Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң аянычлы көннәр.

Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухлары алдында баш иябез , истәлекләрен яңартабыз.

Ленинградны тулысынча азат итү көне уңаеннан, районыбызның барлык белем бирү оешмалары һәм мәдәният тармаклары "Блокада ипие" Бөтенроссия хәтер акциясенә кушылдылар. Акция барышында райондашларыбыз ачлык, салкынлык белән дәвам иткән 872 көн, блокада турында мәгълүмат, "блокада" икмәгенең символик кисәкләрен таратачак, ветераннарга ярдәм итәчәк.

Ленинградны саклаучылар батырлыгы тирән ихтирамга лаек. Тарихны онытырга хакыбыз юк!

Ленинград блокадасы корбаннары истәлегенә Мәңгелек хәтер! Ватан сакчыларына, геройларга мәңгелек дан!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International