2021 елның 21 нчы январь конне 90 яшьлек юбилеен билгелэп үтүче Борнак авылыннан Гиляҗетдинова Сания Галимулла кызынрайон җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Сания апа яшьтәшләре белән сугышнын беренче көненнән колхоз эшенә чыга. Анда төрле авырлыклар куеп хезмәт итәлэр. Пенсиягә дә Сания апа узенен туган колхозыннан китә.Бүгенге көндә ветеран балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә ихтирамда һәм муллыкта яши.