Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, ветераннар, журналистлар һәм хәбәрчеләр!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия матбугаты көне белән чын күңелдән котлыйм! Югары технологияләр гасырында да матбугатның әһәмияте бәяләп бетергесез. Районыбызның "Хезмәт" һәм "Азьлане" газеталары да һәр йортта көтеп алына икән, бу сезнең һөнәри осталыгыгыз, абруегыз белән бәйле.
Районыбыз тормышын, яшәешен төгәл һәм вакытлы яктыртуда, җитәкчелек һәм халык арасында ышанычлы элемтә булдыруда куйган иҗади хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Эшчәнлегегез мавыктыргыч һәм күңелле идеяләргә, якты вакыйгаларга бай булсын. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр һәм яңа иҗади уңышлар уңышлар телим!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин