Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов агач эшкәртү һәм мебель җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Р.Р. Хәкимҗанов белән очрашты. Айдар Хәйретдинов җитештерүнең тулы циклы белән танышты, эшне һәм продукцияне бәяләде.
