2022 елның 7 гыйнварында "Балтач" ял паркы шугалагында, "Хыял" яшьләр үзәге Балтач урта мәктәбендә белем алучы 9 А һәм 9 Б сыйныфлары укучыларына һәм аларның әти-әниләренә керлинг уены үткәрде.
Керлинг – команда белән уйный торган олимпия спорт төре, командалар чиратлап мишень ягына махсус ташлар җибәрергә тиеш, шул ук вакытта көндәшнең ташларын этеп чыгарырга тырыша.
Ярышларда 4 команда катнашты, һәр командада 4әр кеше. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - "Дружба" командасы (9 А укучылары)
2 урын - "Дуслык" командасы (9 Б әти-әниләре)
3 урын - "Хаги-Ваги" командасы (9 Б укучылары)
4 урын - "Ялкын" командасы (9 А әти-әниләре)
Җиңүче командаларга "Хыял" яшьләр үзәгенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.