Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион җәлеп ителеше буенча иң яхшы презентациягә республика конкурсы игълан итә. Бәйгенең спонсоры - Haier компаниясе.
Нәкъ менә сезнең район Татарстан территориясендә бөтен дөньядан инвесторлар өчен иң көтеп алынган район икәнлеге турында белдерегез!
Конкурста катнашу өчен Агентлык адресына (airrt.press@tatar.ru) Сезнең районның инвестор өчен уникаль конкурент өстенлекләре турында сөйли торган презентация материалын җибәрергә кирәк.
Конкурс 15 декабрьдә старт ала һәм видеороликлар җыю 15 гыйнварның 23:59:59 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр Агентлыкның йомгаклау коллегиясендә 2022 елның 20 гыйнварында игълан ителәчәк. Сайлау Агентлыкның җитәкче составы, видеопродакшен һәм маркетинг өлкәсеннән чакырылган экспертлар составында эксперт комиссиясе тарафыннан башкарылачак.
Ә төп приз - Haier компаниясенең көнкүреш техникасы.
Без сезнең гаризаларны көтәбез!
Агентлык барлык катнашучыларга уңышлар һәм креатив идеяләр тели!
Элемтә өчен: Рамис Габасов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат секретаре
тел.: 8 960 039 17 37
e-mail.: Ramis.Gabasov@tatar.ru
ТАЛӘПЛӘР
Ролик түбәндәге сорауга җавап бирергә тиеш:
- Ни өчен инвестор нәкъ менә шушы муниципаль берәмлекне сайларга тиеш?
КИҢӘШЛӘР
- Видеода стандарт булмаган алым һәм креативлык булдыру
- Мөһим объектлар яки вакыйгалар
- Инвестор күзлегеннән 2-3 уникаль өстенлек (әйтик, районның логистик һәм салым өстенлекләрен тасвирлау «уникаль» дип аталмый).
ТЕХНИК ЯК
- Ролик 2:00 минуттан да артмаска тиеш
- Жанр һәм форматлар буенча чикләүләр юк
- Роликта графика да, ретушь да булырга мөмкин
- Роликны элек төшерелгән, әмма инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру максатларында файдаланылган һәм Агентлык ресурсларында урнаштырылмаган материалларны куллана ала.
- Россия Федерациясенең балигъ гражданнары яки аларның балигъ вәкилләре катнаша ала.
ЭТИК ТАЛӘПЛӘР
Роликта БУЛЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ:
- Норматив булмаган лексика
- Олылар өчен контент
- Шокландыргыч контент (җәфа чигү, тетрәнү)
- Зыян китерү яки куркыныч гамәлләр
- Дискриминация сүзләре
- Корал белән контент
- Бәхәсле сораулар