Мини-футбол буенча ярыш

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

2022 елның 4 гыйнварында "Батыр" яшьләр үзәгендә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча ярыш үткәрелде.

 Ярышның максаты һәм бурычлары:

- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

- иң көчле командаларны ачыклау

- дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту;

- спортны үстерү һәм популярлаштыру.

 Ярышларда 10 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

I урын - "Спартак" командасы (Салавыч авылы)

II урын - "Олимп" командасы (Чепья авылы)

III урын - "Лада" командасы (Норма авылы)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International