4 гыйнвар көнне "Сабантуй" ял паркында мәгариф учреждениеләре гаилә командалары арасында "Спорт сөючән гаилә" спорт фестивале узды. Фестиваль яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Әтиләр берлеге" район иҗтимагый оешмасы, "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы белән берлектә үткәрелде. Фестивальдә барлыгы 11 гаилә катнашты.
Фестиваль берничә төр ярыштан торды:
1. Чаңгы ярышы
2. Дартс ярышы
3. Катнаш эстафета
Һәр төр ярыштан җиңүчеләр билгеләнде һәм гомуми нәтиҗәләр чыгарылды.
Кызлар командасы арасында дартс ярышы нәтиҗәләре:
1 урын – Борисовлар гаиләсе (Кече Лызи мәктәбе)
2 урын – Филипповлар гаиләсе (Урта Көшкәт мәктәбе)
3 урын – Нуреевлар гаиләсе (Салавыч күппрофильле лицее)
Малайлар командасы арасында дартс ярышы нәтиҗәләре:
1 урын – Гыйзатуллинар гаиләсе (Шеңшеңәр мәктәбе)
2 урын – Гарифуллиннар гаиләсе (Карадуган гимназиясе)
3 урын – Халиуллиннар гаиләсе (Карадуган гимназиясе)
Кызлар командасы арасында чаңгы ярышы нәтиҗәләре:
1 урын – Әнвәровлар гаиләсе (Балтач гимназиясе)
2 урын – Габделхаковлар гаиләсе (Яңгул мәктәбе)
3 урын – Филипповлар гаиләсе (Урта Көшкәт мәктәбе)
Малайлар командасы арасында чаңгы ярышы нәтиҗәләре:
1 урын – Гыйзатуллинар гаиләсе (Шеңшеңәр мәктәбе)
2 урын – Гарифуллиннар гаиләсе ( Карадуган гимназиясе)
3 урын – Әкбировлар гаиләсе (Борбаш мәктәбе)
Кызлар командасы арасында катнаш эстафета ярышы нәтиҗәләре:
1 урын – Филипповлар гаиләсе (Урта Көшкәт мәктәбе)
2 урын – Габделхаковлар гаиләсе (Яңгул мәктәбе)
3 урын – Нуреевлар гаиләсе (Салавыч күппрофильле лицее)
Малайлар командасы арасында катнаш эстафета ярышы нәтиҗәләре:
1 урын – Гыйзатуллинар гаиләсе (Шеңшеңәр мәктәбе)
2 урын – Гарифуллиннар гаиләсе (Карадуган гимназиясе)
3 урын – Халиуллиннар гаиләсе (Карадуган гимназиясе)
Кызлар командасы арасында гомуми нәтиҗәләр:
1 урын – Филипповлар гаиләсе (Урта Көшкәт мәктәбе)
2 урын – Габделхаковлар гаиләсе (Яңгул мәктәбе)
3 урын – Борисовлар гаиләсе (Кече Лызи мәктәбе)
3 урын - Әнвәровлар гаиләсе (Балтач гимназиясе)
Малайлар командасы арасында гомуми нәтиҗәләр:
1 урын – Гыйзатуллинар гаиләсе (Шеңшеңәр мәктәбе)
2 урын – Гарифуллиннар гаиләсе ( Карадуган гимназиясе)
Һәр гаилә командаларына "Әтиләр берлеге" район иҗтимагый оешмасы рәисе Зиятдинов Булат Бакый улы истәлекле бүләкләр тапшырды.