"Алтын алка" яшь хоккейчылар клубының Бөтенроссия ярышларының муниципаль этабы кысаларында хоккей буенча район беренчелеге

2022 елның 9 гыйнвары, якшәмбе

2022 елның 6 гыйнварында Балтачның үзәк шугалагында яшь хоккейчылар клубының "Алтын алка" Бөтенроссия ярышларының муниципаль этабы кысаларында 2007-2008 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча район беренчелеге булып узды. Беренчелектә 4 команда катнашты: Сосна, Карадуган, Смәел һәм Норма урта мәктәпләре - барлыгы 37 хоккейчы.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:

1 урын - Сосна мәктәбе

2 урын - Норма урта мәктәбе

3 урын - Карадуган гимназиясе

Иң яхшы һөҗүмче дип Абдрахманов Әмир танылды
Иң яхшы сакчы - Әминов Радик
Иң яхшы капкачы - Сәгыйтҗанова Дилбәр

Турнирдан соң Балтач районы һәм "Олимп" хоккей (Кукмара) командалары арасында иптәшләрчә очрашу узды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International