2022 елның 8 гыйнварында «Балтач» спорт комплексында Татарстан Республикасының Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Ренат Борһанов истәлегенә кул көрәше буенча турнир узды. Ярышта безнең районның 8 мәктәбеннән (Яңгул, Түнтәр, Чепья, Нөнәгәр, Салавыч, Карадуган, Арбор, Сосна мәктәпләре) һәм 3 шәһәрдән (Чистай, Яр Чаллы, Кукмара) егетләр һәм кызлар – барлыгы 66 спортчы катнашты.
Ярышларның баш хөкемдары - Сафиуллин Ранил Дамир улы