2022 елның 3 гыйнварында "Сабантуй" паркында чаңгы трассасында BaltasiSkiTeam призына традицион чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 7 мәктәп катнашты: Балтач урта мәктәбе, Чепья урта мәктәбе, Урта Көшкәт урта мәктәбе, Кече Лызи урта мәктәбе, Сосна мәктәбе, Кенә мәктәбе, Балтач гимназиясе - барлыгы 56 укучы. Ярыш 1-5 км дистанцияләрдә классик стиль белән индивидуаль узыш форматында узды. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, медальләр һәм иганәчеләр призлары белән бүләкләнде.