Балтач муниципаль район башлыгының Яңа ел белән котлавы

2021 елның 31 декабре, җомга

Хөрмәтле якташлар, данлы Балтач төбәген сагынып кайткан районыбыз кунаклары!

Сезне Яңа ел - һәр йортта, гаиләдә көтеп алынган күркәм бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

2021 ел җиңелләрдән булмады, сынаулы, киеренке вакытлары да күп булды аның. Бердәмлек, килеп туган проблемаларның чишелешен күмәк көч белән хәл итү, җаваплылык һәм уртак тырышлык аша ирешелгән уңышларыбыз да аз булмады. Киләсе 2022 елда ирешелгән биекләребезне ныгытырлык, үз алдыбызда торган максат-бурычларга ирешерлек, районыбызның һәм халкыбызның тормышын тагын да уңайлырак итәрлек мөмкинлекләр мулдан булсын. Иңне-иңгә куеп эшләгәндә, бер сүздә булып, тынычлыкны һәм татулыкны саклап яшәгәндә, уртак көч белән мәшәкать-авырлыкларны җиңеп чыгарга, һәрбер кеше өчен өстенлекле хыял-максатларга ирешергә була. Районыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен фидакарьләрчә тырышып, кайгыртып яшәгән, үсешенә һәм чәчәк атуына көндәлек өлешен керткән күркәм хезмәтләре, нәтиҗәле эшчәнлекләре белән ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм.

2022 елны зур  һәм якты өметләр белән каршылыйк, илебезгә күмәкләп көткән иминлек килсен, авыру-сырхаулардан азат булыйк. Барча райондашларыбызны тагын бер кат сихри бәйрәм белән котлап, һәр гаиләгә тынычлык-татулык, муллык һәм хөрлек, олы бәхет-шатлыклар, сәламәтлек һәм иминлек телим! Барлык хыяллар тормышка ашсын! Яңа еллар һәр йортка төкле аягы белән атлап керсен! 

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International