Балтачта 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек җыелмасы тапшырылды

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек җыелмалары өләштеләр. Балтач районының 20 гаиләсе өчен Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон «В твою пользу» хәйрия фонды белән берлектә чын бәйрәм ясады. Районыбызның барлык гаиләләре исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International