29 декабрь көнне Үзәк китапханәдә авыл китапханәчеләре катнашында "Библиотечная панорама" дип исемләнгән семинар үтте. Биредә агымдагы елның эш нәтиҗәләре барланды һәм киләсе елга планнар каралды. Шулай ук район конкурсларында җиңүчеләргә дипломнар бирелде. Чара ахырында китапханәчеләр игътибарына "Яңа ел тылсымы" дип исемләнгән театраль тамаша тәкъдим ителде.