«От чистого истока» проекты кысаларында Үзәк зурлар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән «Туган җирдә бәхет татлырак» дип аталган әдәби кафе үтте. Кичәдә катнашкан укучылар якташ язучылар Гарифҗан Мөхәммәтшин, Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Фәридә Шакирова һәм Чулпан Габделганиеваның иҗаты белән якынрак таныштылар, аларның шигырьләрен укыдылар. Чара видеороликлар күрсәтү белән үрелеп барды.