Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 25 декабрендә көндез, 26 декабрендә төнлә шторм кисәтүе
Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә явым-төшемсез. Көндез кар, урыны белән буран. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, төнлә 6-11 м/с; иртән һәм көндез 9-14 м/с, урыны белән 17-22 м/с ка кадәр, көннең икенче яртысында һәм кич белән аерым районнарда 26 м/с кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -16..-18˚, аязган вакытта -22˚. Көндез максималь һава температурасы -6..-11˚. Юлларда бозлавык, көндез кар көртләре хасил була.