Балтач «Наз» үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен озак вакытлы карау системасын кертү кысаларында «Хезмәт терапиясе» дигән социаль технология буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә «Наз» үзәгендә 209 өлкән кешене 31 социаль хезмәткәр карыйлар. Өлкәннәрне даими хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү, актив озын гомерле булу, иҗади потенциалны һәм тормыш белән кызыксынуны саклап калуга ярдәм итә.
Социаль хезмәткәр Тәслимә Хәсәнова үзенең карамагында булган өлкән кешеләрне чәчәкләр, суган үстерү белән кызыктырырга тырыша. Хезмәт нәтиҗәләрен күреп, социаль карамактагы өлкән яшьтәге кешеләр горурлык һәм шатлык хисләре кичерәләр. Чәчәкләр белән эшләү өлкән кешеләрнең гамәли күнекмәләрен үстерә, психоэмоциональ халәтен яхшырта.