«Моңлы күңел» әдәби бәйрәме

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

«От чистого истока» проекты кысаларында чаралар циклы дәвам итә. 22 декабрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе, Язучылар берлеге әгъзасы, татар шагыйре, безнең якташыбыз - Мөхәммәтшин Гарифҗан Садыйк улының 80 яшьлек юбилеена багышланган «Моңлы күңел» дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды. Бирегә килгән һәркем гади генә каләме белән дөньяга шигырь дигән могҗиза тудыручы, гадилеге, эчкерсезлеге, турылыгы белән һәр кеше йөрәгендә урын тапкан Гарифҗан ага Мөхәммәтшинның шигъри аланына җыйналды. Чарада район күләмендә узган Гарифҗан Мөхәммәтшин шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International