Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм лаеклы ялдагы тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Энергетиклар көне белән ихластан котлыйм!
Авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләре, дәүләт учреждениеләре,мәктәпләр, хастаханәләрнең өзлексез эшләве, йортлардагы җылылык һәм уңайлылык турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле. Хезмәтегез мактаулы да, җаваплы да. Үз эшегезгә җаваплы карап, вазыйфаларыгызны намус белән башкарганыгыз өчен зур рәхмәт!
Бәйрәмегез уңаеннан сезгә нык сәламәтлек, яхшы кәеф, гаилә иминлеге, зур уңышлар телим! Йортларыбызда һәрчак нур, җылылык, яктылык булсын!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин