Авыл яшьләре форумы

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

21 декабрь көнне Смәел авылында авыл яшьләре форумы узды. Форум кысаларында яшьләр Смәел авылында яшь эшмәкәр Илнур Латыйповның чәчәкләр теплицасы,терлекчелек белән шөгыльләнүче Алмаз Нәбиевның шәхси хуҗалык эшчәнлеге белән таныштылар.

Яшьләр белән очрашуның рәсми өлеше Смәел мәдәният йортында дәвам итте. Биредә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Диләрә Шувалова белән кара-каршы әңгәмә оештырылды. Һөнәре буенча иң яхшы дип танылган яшьләрнең чыгышлары тыңланды.

Яшьләрнең теләк-тәкъдимнәрен, фикерләрен тыңлап, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин сорауларына җавап бирде.

Иң сөенечлесе: районыбызда авыл өчен, җир, хезмәт өчен җан атып, алга карап яшәүче яшьләр яши. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International