2021 елның 17 декабрендә «Хыял» яшьләр үзәге эшче яшьләр өчен «Көйне бел» дигән музыкаль уен үткәрде.
Уен 4 раундта узды:
1 раунд: «Татар җырлары»
2 раунд: «Рус җырлары»
3 раунд: «Заманча җырлар»
4 раунд: «Ретро»
Барлык раунд нәтиҗәләре буенча:
1 урын - «Безнең заман» командасы
2 урын - «Киләчәк заман» командасы
Уенның максаты: әйләнә-тирә дөньяны музыка аша эмоциональ-эстетик яктан кабул итү; төрле музыкаль стильләрнең вокал әсәрләренә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү; музыкаль ишетү, музыкаль хәтер һәм кабул итүчәнлек, иҗади караш тәрбияләү; заманча эстрада җырларын өйрәнү нигезендә җыр мәдәнияте турындагы белемнәрен киңәйтү; кешелек мирасына һәм җыр традицияләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.