14 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр «Хыял» яшьләр үзәге «Яшь гаилә» фотоконкурсы игълан итте. Район халкы түбәндәге номинацияләр буенча конкурска үз фотоларын юллады:
- «Әти ярдәмчеләре»
- «Әниләр кирәк, әниләр һәрчак мөһим» (әниләрнең һөнәре яки әнинең эштә фотосурәте)
- «Гаилә белән ял итәбез»
- «Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз»
«Гаилә белән ял итәбез» номинациясендә Хальфина Алия, «Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз» номинациясендә Зәйнетдинова Алинә җиңде.