Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының уникенче утырышы

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

20 декабрь көнне дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының уникенче утырышы узды. Утырышны Балтач муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды. Утырыш эшендә шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Святославович Вольфсон һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсхәт улы Ногаев катнашты.

Район Советының уникенче утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:

1. Балтач муниципаль районының 2021 елга, 2022-2023 елларның планлы чорына  кабул ителгән  бюджетка үзгәрешләр кертү турында.

2. Балтач муниципаль районының 2022 елга, 2023-2024 елларның планлы чорына  бюджеты турында.

3. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек Субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзи торган оешмаларга бирү өчен билгеләнгән Балтач муниципаль районы милкендә булган һәм өченче затлар хокукларыннан (кече эшмәкәрлек субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле мөлкәт исемлегенә үзгәрешләр кертү турында.

4. Балтач муниципаль районының 2022 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планы турында.

5. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

6. Татарстан Республикасы Балтач  муниципаль районы территориясендә муниципаль урман контроленең нәтиҗәлелеген һәм файдалылыгын бәяләү тәртибен раслау турында.

7. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә муниципаль контрольгә кагылышлы өлешендә аерым норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү турында.

8. Балтач муниципаль районында сәламәтлек саклау системасының торышы турында.

9. Балтач муниципаль районында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эшчәнлеге турында.

10. Балтач район Советының 2022 елга эш планы турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International