2021 елның 12 декабрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Пыжмара авылыннан Ахатова Гөлбикә Заһидулла кызына район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Гөлбикә апа кече яшьтән «Кама» күмәк хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә ветеран тормыш иптәше Рифат абый, балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә ихтирамда һәм муллыкта яши.